*** Кояш бата... Шәфәкъ кызыл нурын Яулык итеп болгый ерактан. Җир өстенә эңгер-меңгер иңә. Дымлы бер ис аңкый туфрактан... ...Кояш бата. Белсәң иде, әнкәй, әллә нигә Яратам соң шушы сәгатьне! Дөнья тына... Өзәк өзгеч бер моң Талгын гына урый йөрәкне... Белсәң иде... Менә бүген кызың Тагы качты шәһәр шавыннан. Соңгы нурны тотып калыйм, диде, Казансуның комлы ярыннан... Әрем исе килә... Беләсеңме, Әрем җыяр чаклар җиткәнне? Хәтерлимсең, икәү бергәләшеп Тау әремен җыеп төшкәнне?. Әни, әнкәй!.. Әй, пешерә идең Мунча ташына салып әремне! «Яңа җыйган әрем исле була, Өздереп лә ала бәгырьне!..» Әй лә, әнкәй! Кемнәр белсен монда Әрем исләренең дәвасын?! Без күнектек инде иснәп күптән Газ-тузанлы Казан һавасын... Без күнектек... Газга. Тузанга. Без күнектек шакшы, пычракка. Күзләр ияләште аяк астындагы Ялтырап яткан төкерек-какырыкка... «Төкермәгез Җир-анага!» – диеп, Яный иде әби һәркөнне. Нәрсә ул җир! Җанга төкерүләр Шаккаттырмый инде беркемне... Ияләштек... Микән?! Әллә күнеп булмаганга Һәркөн шәфәкъ мине чакыра? Кояш бата... Караңгылык иңә. Шакшылыклар күздән югала... Әллә шуңа төнне күбрәк сөям?! Ялгыз җанга тагы ни кирәк! Шәфәкъ белән бергә тынычлана, Һәм ял итә арган бу йөрәк... ...Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын Яулык итеп болгый ерактан. Яр буенда ялгыз берәү җырлый: Аерылган туган туфрактан... Халисә Ширмән 201...?